Эчтәлек

Идел елгасының сулъяк ярында, Макарьев монастыре янында уздырылган (хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Макарьево бистәсе, Түбән Новгородтан 88 км ераклыкта). 1524 елда бөек кенәз Василий III рус сәүдәгәрләренә Казанга барып сәүдә итүне тыйганнан соң оеша.

XVI йөз уртасыннан 1816 елга кадәр ел саен июль–август айларында эшли. Мәкәрҗә ярминкәсенә Россиянең 200 дән артык шәһәр һәм авылыннан сәүдә итүчеләр җыела, руслар һәм татарлардан тыш, Урта Азия, Кавказ арты илләре, Һиндстан, Ираннан сәүдәгәрләр килә. Ярминкә Россия һәм Европа товарларын Себер һәм Кытай товарларына алмашу үзәге була, багланышлар Кама елгасы һәм кушылдыклары, Эрбет ярминкәсе аша алып барыла; Свенск ярминкәсе аркылы Украина, Белоруссия, Речь Посполита, Кара диңгез алды территорияләре белән элемтә тотыла. Көнбатыш Европа товарлары, башлыча, Архангельск шәһәре аша кертелә.

Башта ярминкә белән монастырь хакимияте идарә итә, тәртип саклый, сәүдәгәрләр арасындагы низагларны көйли, сәүдә җыемы җыя. 1700 елдан Мәкәрҗә ярминкәсе дәүләт органнары идарәсенә күчә (баштарак Зур казна приказы һәм Казан сарае идарәханәсе, 1718 елдан — Коммерц-коллегия), барлык җыемнар казнага туплана.

1720 елда ярминкәнең товар әйләнеше 220 мең сум тәшкил итә: 81 мең сумлык товар (ефәк, сафьян, сарык тиресе, дөге, хөрмә җимеше һ.б.) — Әстерханнан, 27 мең сумлык товар (кытай тукымалары, затлы җәнлек тиресе, тимер һ.б.) — Себердән, 30 мең сумлык товар (тукымалар, әзер кием-салым, галантерея, буяулар һ.б.) — Мәскәүдән, 12 мең сумлык товар (мех, ефәк, күн һ.б.) — Казаннан килә.

1730–1740 елларда Мәкәрҗә ярминкәсенә ел саен 400 мең сумнан артык, мәс., 1785 елда якынча 6,5 млн сумлык товар китерелә. Сату-алу 20 ләп рәттән торган «Гостиный двор»да бара, берсе «Казан (татар) рәте» дип йөртелә, аның сәүдә әйләнеше елына якынча 103 мең сум була. Ярминкә әйләнәсендә балаганнар эшли.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында — XIX йөздә Мәкәрҗә ярминкәсе сату-алу күләме ягыннан башка ярминкәләрдән 20–25% ка өстен тора (1790 елда товар әйләнеше 30 млн сум тәшкил итә). XVIII йөзнең 1 нче яртысында Казан сәүдәгәрләре ярминкәдә катнашучыларның иң эшлекле беренче унлыгына керә. 1720 елда Казан сәүдәгәрләре Мәкәрҗә ярминкәсенә 54 партия товар китерәләр, иң эре партия хуҗалары И.Михляев (2106 сум) һәм Я.Пушников (1795 сум) була.

Казан сәүдәгәрләре, башлыча, сарык, куян, төлке, тиен, чәшке тиреләре, авыл хуҗалыгы продуктлары, шул исәптән ашлык, шулай ук җирле предприятиеләр һәм һөнәрчелек товарлары белән сату итә.

1802 елда Мәкәрҗә ярминкәсе белән идарә итү өчен махсус контора булдырыла. Ярминкә эшчәнлеге киңәйгән саен аның урнашуына бәйле уңайсызлыклар: су басу куркынычы тудыручы тәбәнәк ярлар, яңа корылмалар төзү өчен урын җитмәү, товарларны күпләп саклау мөмкинлеге булмау һ.б. үзләрен ныграк сиздерә.

XIX йөз башында Мәкәрҗә ярминкәсен башка урынга күчерү мәсьәләсе берничә мәртәбә күтәрелә һәм ул, 1816 елның 18 августында булган янгында сәүдә комплексы тулысынча юкка чыкканнан соң, хәл ителә: 1817 ел 15 февраль фәрманы белән Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгородка күчерелә.

Әдәбият

Волков М.Я. Центры ярмарочной торговли в Европейской России в 1-й четверти XVIII в. // Проблемы социально-экономической истории феодальной России: Сб. статей. М., 1984;

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991. Отечественная история: История России с древнейших времён до 1917 года: Энцикл. М., 2000. Т. 3.

Автор — Л.М.Айнетдинова