Элеккеге Казан ханлыгында яшәгән төп халыкларның — татар, чирмеш (мари), вотяк (удмурт), чуаш һ.б.ларның рус басып алучыларына каршы азатлык хәрәкәте.

Беренче этап

Беренче этап 1552 елның декабрендә бер үк вакытта Болын һәм Арча якларында башлана. Тау ягында воевода Б.И.Салтыковның Зөя отряды баш күтәрүчеләрне Цивил елгасы янында тар-мар итә. Арча ягында «Тугай уллары» җитәкләгән җирле халык чыгышларын Казаннан җибәрелгән Камай морза һәм Н.Казаринов отрядлары бастыра.

1553 елның кыш ахырында хәл тагын кискенләшә, ул рус хакимиятенең җирле халыктан ясакны Казан ханлыгындагы кадәр җыярга тырышуы белән бәйле була.

1553 елның мартында Арча һәм Болын якларында Сәет Үсәен (Сәет Хөсәен), Туакмыш Шаһзадә, Сары батыр җитәкчелегендә халык кузгалышы яңадан кабынып китә. Баш күтәрүчеләр Биектау авылы янында Казаннан җибәрелгән отрядны җиңәләр, 350 стрелецны һәм 450 казакны юк итәләр. Әлеге җиңүдән соң алар Мишә елгасы янында, Казаннан 70 чакрым ераклыкта Мишәтамак шәһәрчеге төзиләр, ул баш күтәргән төбәкнең үзәгенә әверелә. Март аенда баш күтәрүләр Тау ягында җәелеп китә, анда Сәет Хөсәен һәм Сары батыр Б.И.Салтыковның Зөя йомышлы кешеләреннән һәм Тау ягында яшәүчеләрдән торган отрядын тар-мар итәләр, воевода үзе әсирлеккә төшә.

Яз уртасында баш күтәрүчеләргә ярдәмгә Нугай Урдасы отрядлары килә. Җирле җәза көчләре баш күтәрүне бастырырлык хәлдә булмый. М.М.Щербатов мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә хәтта Казанны ташлап китү турында да сүз була.

Баш күтәрү зур колач ала, Илләт һәм Уржум елгаларына кадәр барып җитә. Хакимиятләр Тау ягына контрольлек итә алмыйлар, шул сәбәпле Казан тирәсенә Зөядән шактый көчләр китерелә. Шулай ук Рус дәүләтенең төрле төбәкләреннән җәза отрядлары килә. Вятка җирләреннән окольничий Д.Ф.Адашев армиясе килә, ул Нократ һәм Чулман елгалары тирәсен контрольдә тота. Идел буйлап килгән отрядлар Казан воеводасы җитәкчелегенә тапшырыла. Зөядән Казанга полководец кенәз П.И.Шуйский күчерелә.

1553 елның декабрендә төбәккә Мәскәүдән тагын бер отряд килә, аның составында Касыйм, Мещёра, Темниковтан килгән йомышлы татарлар була. 1553–1554 елның кышында патша гаскәрләре баш күтәрүләрне бастыра; ихтимал, ул вакытка баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре аз калгандыр.

1554 елның март ахырында рус гаскәрләренең төп көчләре Мәскәүгә әйләнеп кайта.

Икенче этап

Баш күтәрүнең яңа этабы 1554 елның җәй ахыры — көз башында башлана. Августта Казан воеводасы М.В.Глинский Болын ягына Көбәнәк бәк һәм Колай морза җитәкләгән отрядны җибәрә, әмма алар баш күтәрүчеләр ягына чыга.

1554 елның октябрендә Казаннан яңадан башында кенәз Е.Чигасов, Е.Маматов, стрелецлар башлыклары А.Бортенев һәм И.Мохнев торган йомышлы татарлар отряды җибәрелә, алар җиңүгә ирешәләр, бәкләр Корман Алины, Көбәнәкне, морзалар Чабак Данин белән Колайны әсирлеккә төшерәләр. «Казан кешеләренең иң яхшылары» — барлыгы 1560 кеше һәлак була һәм җәзага тартыла. Шуннан соң көчле баш күтәрүләр Иделнең сулъяк ярында, чирмешләр яши торган төбәкләрдә, шул исәптән Ветлуга һәм Рутка елгалары бассейннарында була.

Баш күтәрүчеләрне «чирмешләр йөзбашы кенәз» Мамышбирде (Мәмешбирде) җитәкли. Көз ахырында алар Казанга яный башлыйлар, Иделдәге хәрәкәтне туктаталар. Аларга каршы Мәскәүдән кенәз И.Ф.Мстиславский җитәкчелегендәге армия җибәрелә. Аның составында башында кенәз Арай бәк торган Касыйм татарлары, бәк Е.Тенишев җитәкләгән Темников татарлары да була.

Хәрби хәрәкәтләр 1554–1555 еллар кышында алмаш уңыш белән дәвам итә. Мамышбирде хәрби хәрәкәтләрне Тау ягына күчерә, Сундырь тавында Чалым кальга-ныгытмасын төзи. Февральдә баш күтәрүчеләр Арча ягына яу белән баралар, яңа төзелгән ныгытмалардагы стрелецлар һәм йомышлы татарлар аларның һөҗүмнәрен кире кагалар, ә яз уртасында шактый уңышларга ирешәләр.

1555 елның сентябрендә Н.Ф. Мстиславский армиясенә алмашка А.М.Курбский һәм Ф.И.Троекуров җитәкчелегендә яңа көчләр җибәрелә, әмма хәл әлләни үзгәрми

. 1556 елның язында П.И.Шуйский патшага «Арча кешеләре һәм государьга якын кешеләр хыянәт иттеләр һәм стрелецларны җиңделәр», дип хәбәр итә. Баш күтәрүнең үзәге булып элеккечә Казан арты кала. Баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре Тау ягында да актив хәрәкәтләрне дәвам иттерергә тырышалар. Бу вакытта Мамышбирде, хан тәхетен вәгъдә итеп, үзенә нугай морзасы Гали Әкрамны чакырган дип фаразлана.

1556 елның яз башында баш күтәрүчеләр (2 мең чамасы кеше) Мамышбирде җитәкчелегендә һәм нугай отрядлары ярдәмендә рус патшасы хакимиятен кабул иткән тау кешеләренә (чуашларга) каршы актив сугышалар. Чуашларның йөзбашы Алтыш җитәкләгән кешеләр Мамышбирдене хәйлә белән үзләренә чакыралар һәм аны рус хакимиятенә тотып бирәләр. Баш күтәрүчеләр отряды тар-мар ителә, Чалым кальгасы җимерелә.

Хәлиткеч сугыш

1556 елның май аенда Мишә елгасы янында хәлиткеч сугыш була, нәтиҗәдә Дәүлек морза җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр җиңелә, башлыклары әсирлеккә төшә.

Әлеге җиңүдән соң воевода П.В.Морозов 10 көн дәвамында «барлык Арча якларын яулап ала һәм күп кешеләрне үтерә, күпләрне әсирлеккә төшерә». Җәзалаулар аннан соңгы айларда да дәвам итә.

Июнь аенда воеводалар П.В.Морозов һәм Ф.И.Салтыков Арча ягына «Ашыт, Уржум артына һәм Нократка» бөлдергеч яу белән баралар, «күп сугышлар, була, хатын-кызларны, балаларны әсирлеккә алалар, ә ирләрнең барысын да үтерәләр». Баш күтәрүчеләрнең таркалган төркемнәре юк ителә; анда катнашучыларның барысы да диярлек үтерелә, күпләр Казанга баш иеп бара.

1557 елның язында Казан, Зөя, Чабаксардан, Болын ягыннан халык чуалышлары турында аерым хәбәрләр килә. Әмма өстенлек инде патша гаскәрләре ягында була. Шул вакытта баш күтәрүчеләрнең исән калган башлыкларының берсе Әхмәт батыр әсирлеккә алына.

Баш күтәрүне бастыру

1557 елның маена баш күтәрү тәмам бастырыла. Казан җирләрендә азатлык сугышлары барышында элеккеге Казан ханлыгының Казан тирәсендәге һәм зур елгаларның яр буйларындагы халык иң күп яшәгән җирләр тәмам ялангачландырыла.

1557 елның маенда Казан һәм Зөя воеводалары әлеге җирләрне Архиерей йортына, монастырьларга, рус алпавытларына өләшә башлый. Сугыш барышында элеккеге Казан ханлыгының барлык аксөякләре диярлек кырып бетерелә, руслар ягына күчкән аз санлы кешеләр инде куркыныч тудырмый.

Хәрби хәрәкәтләр барышында 1555 елда Казан Кремленең таш диварлары төзелә башлый, Лаеш, Чабаксар һ.б. кальгаларга нигез салына.

Әдәбият

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв. (Управление Казанским краем). К., 1982;

 Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. К., 1995;

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI–XIX вв.). К., 1999.

Автор – Е.В.Липаков