Эчтәлек

Василий II Тёмный белән Олуг Мөхәммәд гаскәрләре арасындагы сугышларның берсе. Бу сугыш Олуг Мөхәммәднең, Сарайда тәхетен югалтканнан соң, Урта Идел буенда үз хакимиятен урнаштыру өчен көрәше вакытында була.

Василий II, Олуг Мөхәммәдне Түбән Новгородтан кысрыклап чыгару өчен, гаскәре белән шәһәргә юнәлә. Аңа каршы хан улы – Мәхмүд бәк җитәкчелегендәге гаскәр җибәрелә (3500 гә якын кеше). Бәрелеш Суздальга якын җирдә, Нерль елгасы буенда, Спас-Евфимий монастыре янында була. Бөек кенәз гаскәре тар-мар ителә, Василий II күп кенә рус кенәзләре һәм боярлары белән әсирлеккә төшә, аларны Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Үзен азат итүләре өчен Василий II алтын, көмеш, атлар, хәрби киемнәр һәм кораллар белән йолым түләргә килешә, 1392 елда Туктамыш Василий I гә саткан «Мещера җирләре»н (ул җирдә Касыйм ханлыгы оеша) ханга бирергә вәгъдә итә. 1445 елның октябрендә Василий II әсирлектән азат ителә, Олуг Мөхәммәднең уллары – Касыйм һәм Якуп ханга буйсынган аксөякләр (барысы 500 гә якын кеше) озатуында Мәскәүгә килә. Олуг Мөхәммәд белән килешенгәнчә, Василий II аларга төрле административ вазифалар, шулай ук «туендыру өчен» волостьлар һәм шәһәрләр бирә.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Зимин А.А. Витязь на распутье: Феодальная война в России XV в. М., 1991.

Похлёбкин В.В. Татары и Русь. 360 лет отношений Руси с татарскими государствами в XIII–XVI вв., 1238–1598 гг.: Справ. М., 2000.

Автор – Г.С.Сабирҗанов