Эчтәлек

1223 елның 31 маенда рус кенәзләре һәм кыпчак ханы Котянның Җәбә һәм Сөбедәй җитәкчелегендәге монгол гаскәрләре белән беренче сугышы.

Калка елгасы буенда (хәзерге Кальмиус елгасы кушылдыгы Кальчик елгасы) була. Монголлар тарафыннан тар-мар ителгән кыпчаклар ярдәм сорап рус кенәзләренә мөрәҗәгать итәләр. Киевтагы кенәзләр съездында кыпчаклар белән бергә яу чыгарга карар кылына. Яуда кенәзләр Мстислав Киевский, Мстислав Черниговский, Мстислав Удалой, Всеволод Мстиславович, Михаил Всеволодович, Даниил Романович һ.б.ның дружиналары катнаша.

1223 елның мае башында рус гаскәрләре Днепрның сулъяк ярына чыгалар. Монголлар, юри чигенгән булып, аларны үзләренең төп көчләре һөҗүме астына алдап кертәләр. 31 майда кыпчаклар һәм Мстислав Удалой, Мстислав Черниговский һәм Даниил Романович җитәкчелегендәге рус дружиналарының бер өлеше Калканы кичеп чыга, монгол отрядлары тарафыннан тар-мар ителә. Монголлар кенәз Мстислав Киевский лагерын берничә көн камап торалар, аннары рус дружинасын ялган вәгъдәләр белән алдап чыгаралар һәм тар-мар итәләр. Монголлар каршы якның калган отрядларын Днепр елгасына кадәр куып бара, аннары Идел буе Болгар дәүләте тарафына юнәләләр (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

Сугыш нәтиҗәсендә кыпчаклар Дәште Кыпчакта тоткан сәяси рольләрен югалталар.

Әдәбият

Насонов А.Н. Монголы и Русь. М.–Л., 1940.

Каргалов В.В. Внешнеполитические факторы развития феодальной Руси. М., 1967.

Пашуто В.Т. Внешняя политика Древней Руси. М., 1968.

Автор – Ә.Г.Мөхәммәдиев