Эчтәлек

Юртаның нигезен киез япма белән каплаган агач киергеләр тәшкил итә. Ул борынгы болгарлар Хәзәр иленнән Идел-Чулман буйларына күченгән вакытта файдаланыла.

Юртаның, сезонлы торак сыйфатында, Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Алтын Урдада сакланганлыгы фаразлана.

Рус елъязмалары һәм башка чыганаклардан күренгәнчә, Казанда яшәүчеләр бәйрәм вакытларында Хан болынына (Болак ермагы аръягында) юрталар һәм чатырлар корганнар.

Идел-Чулман буенда яшәүче халыкларда юртаның гөмбәз формасы һәм киергеләренең урнаштырылу тәртибе белән монголларныкыннан үзгә төрки тибы гамәлдә булган.

Әдәбият      

Халитов Н.Х. Типология мобильных сооружений кочевого стиля в архитектуре Поволжья по мусульманским миниатюрам XV — XVII вв. // Науч. Татарстан. 2011. № 2.