Ясаклылар категориясенең барлыкка килүе

Ясаклылар казна җирләрендә яшәгәннәр, дәүләт файдасына йөкләмәләр үтәгәннәр, шәхси ирекле саналганнар. Ясаклылар категориясенең барлыкка килүе Хәзәр каганлыгы һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына барып тоташа, ул заманда аларны — «салымлы кешеләр», Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында ясак түләүчеләрне «кара халык» дип атаганнар.

Ясаклылар җәмәгатьләр — берничә торулыкны берләштергән җыеннар булып яшәгәннәр. Җәмәгать үзәгенең исеме белән аталган (мәсәлән, «Ашыт җыены»). Җәмәгатьләр башында аксакаллар, абызлар торган. Алардан югары баскычны җыен төркемнәре кергән округлар, вилаятьләр яки даругалар белән идарә иткән хан чиновниклары һәм җирле феодаллар биләгән. Гомуми җыелыш та җыен дип исемләнгән. Ул барлык җәмәгатькә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткән, авыл хуҗалыгы эшләренең башлану һәм төгәлләнү вакытын, чәчүлекләрне урлаулардан һәм янгыннардан саклау тәртибен билгеләгән, җыенга тәгаенләнгән ясакны һәм йөкләмәләрне бүлгән. Җыен карары мәҗбүри булган һәм крәстияннәр өчен гадәти хокук чыганагы сыйфатында кабул ителгән.

Җәмәгатьләр нигезендә алга таба ясак йөзлекләре — халыктан салымнар җыю өчен бердәм территориаль берәмлекләр оештырылган.

Ясаклылар санын алу, аларның хуҗалык эшчәнлеге

Казан яуланганнан соң (1552), аңарчы җирле халык Казан ханнарына түләп килгән ясакларны «үзләренә күчергәннәр». Соңрак әлеге сәясәт Себер халыкларына да җәелдерелә. Авыру һәм гарип кешеләрдән кала, 18 яшьтән 50 яшькәчә (соңрак 16 дан 60 яшькәчә) барлык ирләр ясаклылар булып саналган.

XVI — XVIII йөзләрдә «ясаклылар» атамасы белән бергә «ясаклы чуашлар» һәм «ясаклы татарлар» атамалары да кулланылган. Ясаклылар махсус ясак китапларына теркәлгән. Аларның саны әледән-әле кабатланган исәп алулар белән тикшерелгән; мәгълүматлар ясак комиссияләре тарафыннан төзәтелгән.

Ясаклыларны подданныйлыкның тышкы чагылышы — ясак түләргә мәҗбүр итү чарасы шертьтән (ант) гыйбарәт булган. Идел буенда яшәгән ясаклыларның хуҗалык эшчәнлеге нигезен игенчелек, терлекчелек, затлы мехлы җәнлекләр аулау тәшкил иткән. Урманлы һәм урман-дала районнарында чолыкчылык, балыкчылык, сунарчылык һ.б. кәсепләр сизелерлек роль уйнаган. Барлык ясаклылар да дәүләт җирләреннән файдаланганнар. Төбәкнең кара туфраклы районнарында ясаклы имана җире 5–10 дисәтинә булган. Ясаклыларның өчтән бере чамасы 5 дисәтинәдән кимрәк җир биләгән.

XVII йөздә, төбәкнең колонияләштерелүе белән бәйле хәлдә, ясаклыларның җирләре актив рәвештә алпавытлар, йомышлылар, шулай ук чиркәү тарафыннан үзләштерелә башлаган. Мәсәлән, XVII йөзнең уртасында Казан өязендә рус йомышлыларының җирләре 2 тапкыр арткан, зур монастырь хуҗалыкларына ия 20 монастырь нигезләнгән. Әмма хөкүмәт ясаклыларның санын киметмәскә омтылган, чөнки ясак дәүләт керемнәренең мөһим өлешен тәшкил иткән. 1682 елгы фәрман буенча рус алпавытларына татар, чуаш, мари һәм мордва ясаклыларының җирләрен тартып алу һәм үзләренеке дип игълан итү тыелган. 1685 елда тыю кабатлана һәм хәтта көчәйтелә: үзләштерелгән җирләрне кире тартып алырга һәм «элеккечә үк ясакка» кайтарырга әмер бирелә. Моннан тыш XVII йөзнең 2 нче яртысында йомышлыларның кайбер бөлгән вәкилләре ясаклылар катлавына күчерелә.

XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында ясаклыларның хәле тагын да кыенлаша. Ясаклы имана җиренең мәйданы элеккечә үк калса да яки кечерәйсә дә, ясакның күләме арта бара. Ясаклылар шулай ук дәүләт файдасына шәһәр, ям хезмәтләрен башкаралар һ.б. йөкләмәләрне үтиләр; гомумдәүләт ихтыяҗлары өчен төрле мәҗбүри эшләргә (шәһәрләр, саклану корылмалары төзелеше, корабльләр төзүгә урман әзерләү һ.б.) җәлеп ителәләр.

Ясаклыларның ризасызлык белдерүе

Ясак җыю вакытында җирле хакимият еш кына башбаштаклыклар кылган, бу ясаклыларның ризасызлыгына китергән. Алар шикаятьләр язганнар, Урал алды һәм Себернең аз халыклы җирләренә качып киткәннәр. Бу процесс аеруча 1680 елларда киң колач алган. 1688 елда Казан сарае идарәханәсе карамагындагы җирләрдә качкын крәстияннәрне эзләү турында приказ чыгарылган.

Рус булмаган халыклар (татарлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һ.б.) өчен дәүләт йөкләмәләренең авырлыгы ирексезләп христианлаштыру һәм алга таба руслаштыру белән кискенләшкән. Нәтиҗәдә, ясаклылар арасында аерым бер катлау — яңа чукынган ясаклылар барлыкка килгән. Киң колачлы колонияләштерү, социаль, дини һәм милли изүнең көчәюе Казан төбәгендәге күтәрелешләргә, Җангали хәрәкәтенә (1615–1616), Крәстияннәр кузгалышына (1670–1671) сәбәп була.

1724 елдан ясаклылар юридик яктан дәүләт крәстияннәренә тиңләштерелә, ясак урынына алар өчен җан башыннан салым кертелә.

Әдәбият      

Писцовая книга Казанского уезда 1602–1603. К., 1990; 

Насыров Р.Г. Сельское расселение в Западном Закамье (вторая половина XVI — нач. XVIII в.). К., 2007; 

Галлям Р.Г. Ясачные сотни XVI — XVIII вв. как реликт эпохи Казанского ханства // Вопр. истории. 2011. №10.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов