Эчтәлек

«Ярлык» терминының «хан фәрманы» буларак формалашуы X йөздән дә соң түгел, әмма ул Монгол империясе оешу чорыннан киң тарала башлый (XIII йөзнең 1 нче яртысы).

Монгол ханнарының беренче ярлыклары телдән тапшырыла. Соңрак язма ярлыклар барлыкка килә, әлеге традиция уйгырларга барып тоташа (X–XI йөзләрдәге уйгыр бәкләренең ярлыклары билгеле). Монгол империясендә ярлыклар төрле провинцияләрдә идарәче билгеләү яки вассал идарәчеләрне тану уңае белән чыгарыла.

Алтын Урда ярлыклары турындагы беренче искә алулар 1250 елларга карый. Алтын Урда ярлыклары арасында вассалларга юлланган әмер ярлыклар, ярлыкау ярлыклары бар. Тарханлык (мәхкәмә, ясак-салым иммунитеты), сөйургаллык (җиргә милекчелек), хезмәт (вазифага билгеләү, кенәзлеккә хокук, бәклек, идарә һ.б.), ташламалы (аерым салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат итү; нинди дә булса өстенлекләрне раслау), саклау (дипломатларның, сәүдәгәрләрнең кагылгысызлыгын тәэмин итү; ерак җирләргә баручыларга бирелә), аренда (казна предприятиеләре, мәсәлән, акча сугу йорты белән идарә итү) ярлыкларына һ.б.га бүленә.

1267, 1332, 1342, 1347, 1357, 1358, 1379 елларда Алтын Урда ханнары Мәнгу Тимер, Үзбәк, Җанибәк, Бирдебәк, Мөхәммәдбүләк ярлыкларны рус руханиларына, Азак шәһәрендәге Венеция сәүдәгәрләренә бирәләр. Чыганакларда рус кенәзләренә дә кенәзлек итү өчен ярлыклар бирелүе искә алына.

Алтын Урда таркалганнан соң, татар ханнары ярлыклар бирү традициясен дәвам итә. Казан ханнары Ибраһим һәм Сәхибгәрәйнең (кара Сәхибгәрәй хан ярлыгы) ике тарханлык ярлыгы; Кырым ханнарының берничә йөз ярлыкгы (XV–XVIII йөзләр) билгеле.

Ярлык текстына түбәндәге элементлар керә: инвокация (Аллаһны зурлау), интитуляция (документны бирүченең исемен күрсәтү); инскрипция (ярлык бирелгән затны күрсәтү), промульгация (рәсми белдерү, мәсәлән, «Йола буенча белегез» сүзләре), наррация (эш-хәлне бәян итү), диспозиция (үтәлергә тиешле күрсәтмәләр), санкция (тыюлар, күрсәтмәләрне үтәмәгән очракта күреләчәк чаралар), таныклык билгесе (мөһер), ярлык язылу вакыты һәм бирелү урыны, мөрәҗәгать итүчеләр, язучылар, текстны төзүчеләр турында мәгълүмат. Текст бер яки берничә бит кәгазьгә кара төстәге кара белән (аерым фрагментлар алтын яки кызыл кара белән аерымлана) языла; расланган документ текстның ахырыннан башына таба төрелә.

Ярлыклар татар ханлыкларындагы җәмгыять корылышы, административ һәм салым системасы, эш кәгазьләре, язу традициясе тарихы, әдәби тел турында бай материалга ия.

Әдәбият      

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева улуса XIV–XVI вв. К., 1979; 

Григорьев А.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам: Источниковедческий анализ золотоордынских документов. СПб., 2004; 

Почекаев Р.Ю. Право Золотой Орды. К., 2009.