Эчтәлек

 Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта Нократ җире территориясендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән, VI–VIII йөзләрдә фин кабиләләренең Пермь төркеме (удмурт һәм комиларның борынгы бабалары), аннары төрки телле кабиләләр – болгарлар һ.б. күчеп утыра. Нократ җире болгарлар белән сәүдә итә, аларга кыйммәтле җәнлек тиреләре сата.

XIV йөзнең икенче яртысында Нократ елгасының урта агымында Хлынов (1374 елда нигез салына, хәзер Киров шәһәре), Котельнич, Орлов (хәзер Халтурин шәһәре) кебек авыллар  барлыкка килә. «Нократ җире турында хикәят» («Повесть о земле Вятской», XVII йөз) мәгълүматлары буенча, Нократ җирендә славяннар XVII йөз ахырыннан бирле яшиләр. Нократ татарлары бу төбәккә XIV йөздә – XV йөзнең беренче яртысында килеп урнаша, төп шәһәрләре – Карино (хәзер Киров өлкәсендәге авыл). Этнограф Д.М.Исхаков фикеренчә, Нократ татарлары җирләре элгәре Казан ханлыгы составына кергән.

Нократ җире сайлап куелулы затлар – земство воеводалары, подвойскилар (гражданлык идарәчеләре) һәм старосталар тарафыннан идарә ителә. Административ һәм икътисади үзәкләре – Хлынов, Орлов, Котельнич. XIV–XV йөзләрдә Нократ җире, формаль рәвештә рус кенәзләре хакимиятен таныган хәлдә, сәяси яктан мөстәкыйль була, 1383–1402 елларда Суздаль һәм Түбән Новгород кенәзләре карамагында тора. 1402–1403 елларда Нократ җире Василий I кулына күчә, ул аны туганы Юрий Дмитриевичка (Юрий Галицкий) бирә. 1425–1453 еллардагы феодаль сугышлар вакытында Нократ җире Галич кенәзләре ягында була. 1459 елда Василий II тарафыннан буйсындырыла. Казан ханлыгы оешканнан соң, Мәскәү кенәзләре һәм Казан ханнары арасындагы көрәшкә җәлеп ителә. Казан ханлыгына карата мөстәкыйль сәясәт алып бара, 1471 елда Ибраһим хан белән берлектә Сарай әл-Мәхрусага яу чаба, 1467–1469 елларда Иван III нең Казанга каршы сугышларында катнашудан баш тарта, 1460–1480 елларда Мәскәү карамагындагы Великий Устюг җирләренә талау яулары оештыра. 1485–1486 елларда Иван III Мәскәүгә каршыларның фетнәсен бастыра, һәм 1489 елның августында Д.В.Щёкин һәм Г.В.Морозов җитәкчелегендәге гаскәр Нократ җирен буйсындыруга ирешә. Фетнә башында торучылар җәзага тартыла, Нократ җире аксөякләре Мәскәү янына күчереп утыртыла, земство үзидарәсе бетерелә. Нократ шәһәрләре белән Мәскәү тарафыннан утыртылган наместниклар идарә итә башлый. Нократ җире Рус дәүләтенең Казан ханлыгы белән көрәшендә әһәмиятле роль уйный, көрәш барышында нократ татарлары Мәскәү ягыннан торып катнаша. Бу шул төбәкнең югары катлавына — ар ягы бәкләренә (рус елъязмаларында «арские князья») 1620 елларга кадәр мөстәкыйль һәм салымнардан азат калырга, шул төбәктәге мөселманнарның һәм беркадәр рус халкының да хезмәтеннән файдаланырга мөмкинлек бирә.

XVIII йөз ахырында, Вятка губернасы оештырылганнан соң, «Нократ җире» атамасы әйләнештән төшеп кала.

Әдәбият

Васильев Н., Бехтерев Н. История Вятского края. Вятка, 1870.

Спицын А.А. Татары в истории Вятского края. Вятка, 1885.

Вештомов А.И. История вятчан. Казань, 1907.

Эммаусский А.В. Вятская земля в период образования русского государства. Киров, 1949.

Вятская земля в прошлом и настоящем (к 500-летию вхождения в состав Российского государства). Киров, 1989.

Макаров Л.Д. Некоторые проблемы славянской колонизации бассейна реки Вятки // Проблемы этногенеза финно-угорских народов Приуралья. Ижевск, 1992.

Автор – Е.В.Липаков