Урта гасырлар Шәрекъ тарихи-географик әдәбиятында, ихтимал, Идел буе болгарларының Көнчыгыш Европаның төньяк өлкәләре турындагы мәгълүмат чыганакларыннан билгеле. Ул хәбәрләрнең бер өлеше дастан-риваять тасвирламасы буларак бик борынгыдан килә (мәңгелек төн, хәтсез суыклар).

Мәгълүматларның кайберләре чынбарлык белән бәйле. Мәсәлән, Ибне Фазлан, «болгар сәүдәгәрләре Вису дигән илгә баралар, кеш, кара төлке тиреләре алып кайталар»; әл-Гарнати, «болгарлардан бер айлык юл чигендә Вису дип аталган өлкә бар, анда яшәүчеләр болгар иленә хәрәҗ түләп торалар», – дип хәбәр итә. Вису халкының «зәңгәр күзле, җитен сүсе кебек аксыл чәчле» булуы... анда яшәүчеләрнең «җитен сүсеннән тукылган кием киюе» бәян ителә. «Кайберләре кондыз тиресеннән, мехлы ягы тышка каратып тегелгән затлы тун киеп йөриләр. Арпадан әчетелгән, серкәдәй әче эчемлек эчәләр, кондыз белән тиен ите һәм бал ашыйлар», – диелә. Затлы мехлы җәнлек тиреләренә бай бу өлкә Идел буе Болгарыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан була, халкы болгарларга ярым буйсыну хәлендә яши, аларга салым түли. Вису өлкәсеннән, затлы тиреләрдән тыш, бал, тимер дә китерелә һәм сәүдә юллары белән Болгар иленнән көнбатыш җирләргә дә чыгарыла.

Вису өлкәсендә яшәүчеләр фин-угыр кабиләләренә кергән һәм хәзерге комиларның ерак бабалары булган дип фараз ителә (X–XIV) йөзләргә караган Роданов археологик культурасы вәкилләре).

Бүгенге көндә борынгы Вису өлкәсе биләмәсенә кергән җирләрдә болгарларга хас керамика, корал, кием-салым бизәлеше әйберләре табыла. Рус елъязмаларында Вису җирләре Пермь яки Бөек Пермь атамасы белән теркәлгән.

Чыганаклар

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921–922 гг. Харьков, 1956.

Путешествие Абу Хамида аль-Гарнати в Восточную и Центральную Европу. М., 1971.

Әдәбият

Талицкий М.В. Верхнее Прикамье в X–XIV веков. М., 1951.

Иванов А.Г. Этнокультурные и экономические связи населения бассейна реки Чепцы в эпоху средневековья. Ижевск, 1997.

Белавин А.М. Камский торговый путь. Пермь, 2000.

Автор – И.Л.Измайлов