Гомер еллары: 1546 — 1566 елның 11 июне.

Сафагәрәй хан белән Сөембикәнең улы, Нугай бәге Йосыфның оныгы. Әтисенең көтелмәгән вафатыннан соң өч яшьлек чагында хан дип игълан ителә. Чынлыкта идарәче Сөембикә була.

1551 елның җәендә Казанның Мәскәү яклы аксөякләре тарафыннан тәхеттән төшерелә.

Казанның яңа хөкүмәте тарафыннан анасы Сөембикә белән бергә Иван IV карамагына тапшырыла, 1551 елның 11 августында аларны Мәскәүгә озаталар.

Үтәмешгәрәй ханның бабасы Йосыфның кызын һәм оныгын кире кайтару омтылышы уңышсыз тәмамлана, Иван IV болай дип җавап бирә: «...аның оныгы Үтәмешгәрәйне улыбыз урынына үзебездә тотабыз ...үскәч, без аңа асыл милек бирергә телибез...».

1553 елда Үтәмешгәрәй хан Александр исеме белән чукындырыла. Мәскәүдә Архангельск соборында җирләнә.

Чыганаклар

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. К., 2006.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923.

Автор — И.Р.Вәлиуллин