- РУС
- ТАТ
Себер ханлыгы бәге
XVI йөз уртасы — XVII йөз башы.
Кайбер мәгълүматлар буенча, 1570–1580 елларда Себер ханлыгында карачыбәк була.
Казаклар атаманы Ермак отрядлары белән сугыша. 1587 елда руслар тарафыннан әсирлеккә алына. 1600 елдан Касыйм ханы Уразмөхәммәд сараенда карачыбәк.
Уразмөхәммәд биографиясенә багышланган һәм соңрак «Елъязмалар җыентыгы» («Җамигъ әт-тәварих», 1602) дип аталган тарихи хезмәт авторы. Хезмәт татар телендә язылган, аның төп өлеше Рәшидетдиннең шул исемдәге фарсыча язылган китабының ирекле тәрҗемәсеннән гыйбарәт. Аның оригиналь керештән («Борис Годуновка мәдхия») һәм кечерәк бүлекләрдән торган, Көнчыгыш Европадагы һәм Себердәге татар ханлыклары тарихының аерым чорларына багышланган йомгаклау кисәкләре зур мәгълүмати кыйммәткә ия. Хезмәттә безнең дәвергәчә сакланмаган борынгырак төрки-татар тарихи әсәрләрендәге мәгълүматлар файдаланылган. Аның күчермәләре Казан һәм Петербург университетлары китапханәләре фондларында саклана.
Кадыйргали бәкнең хезмәтләрен, беренчеләрдән булып, шәркыятьче галим И.Н.Березин тикшерә.
Березин И.Н. Библиотека восточных историков: Сб. летописей. К., 1854. Т. 2, ч. 1;
Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Ч. 2;
Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972.
Автор – М.Г.Госманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.