Биографиясе

1486 ел, Австрия – 1566 ел.

Немец дворяннарыннан.

Вена университетында белем ала.

1506 елдан Габсбурглар династиясендә хезмәттә.

1515 елдан дипломатик хезмәттә.

1517, 1526 елларда Рус дәүләтендә булып китә.

Мөһим дәүләт вазифалары башкара: камергер (1527 елдан), империянең Югары хәрби советы әгъзасы (1537 елдан), Австриянең Түбән палатасы президенты (1539 елдан).

Шәхси күзәтүләре һәм славян телләрен белүе нәтиҗәсендә язма истәлекләрне (елъязмаларны һәм башкалар) өйрәнеп язылган «Мәскәү хәлләре турында язмалар» («Записки о московитских делах»; Вена, 1549 ел) авторы.

Хезмәттә Россиянең географик урыны, икътисады, көнкүреше, дине бәян ителә. Анда шулай ук илнең борынгы дәверләрдән үк килгән тарихы, татарлар, аларның яшәү рәвеше, йолалары, хөкемдарлары, рус-татар, татар-төрек һәм рус-төрек мөнәсәбәтләре, шулай ук Казан ханлыгы турында мәгълүматлар да теркәлгән.

Әдәбият

Замысловский Е. Герберштейн и его историко-географические известия о России. СПб., 1884.                      

Автор – И.Л.Измайлов