Эчтәлек

Гомер еллары: 1155 яки 1162 ел тирәсе, Онон елгасының Делюн-Болдок үзәне – 1227 елның 25 августы.

Чыңгыз хан аксөяк монгол феодалы Есугей баһадур гаиләсендә туа.

Күренекле хәрби һәм дипломатик сәләтләргә ия була. Хакимият өчен көрәш алып бара, 1204 елда Таян ханны – аңардан бәйсез булган соңгы найманнар кабиләсе идарәчесен җиңә, зур территорияләр яулый һәм асылда монгол кабиләләре берләшмәләренең башлыгына әверелә.

1206 елда аксөякләр корылтаенда Чыңгыз хан бердәм дәүләткә берләштерелгән барлык монгол кабиләләренең бөек ханы дип игълан ителә. Хан булып сайланганда Чыңгыз хан карарлар мәҗмугасын – Ясаны бәян итә.

Ил билгеле бер күләмдә яугирләр биргән хәрби-административ берәмлекләргә – «унлыклар»га, «йөзлекләр»гә, «меңлекләр»гә һәм «төмәннәр»гә бүленә.

Чыңгыз ханның хәрби куәтенең нигезен яхшы өйрәтелгән һәм дисциплиналы армия тәшкил итә.

1207–1211 елларда аның тарафыннан Себер һәм Көнчыгыш Төркестан халыклары (бурятлар, якутлар, ойратлар, кыргызлар, уйгырлар) буйсындырыла.

Чыңгыз хан тангутларның Си-Ся дәүләтенә (1227 елда тар-мар ителә), Кытайга (1217 елга Хуанхэ елгасыннан төньяктагы барлык җирләрне яулый) каршы яулар белән бара.

1219–1221 елларда Урта Азияне буйындыра. 1223 елда аның отрядлары Калка елгасы буендагы сугышта рус-кыпчак гаскәрен тар-мар итәләр, шуннан соң Самара Дугасы төбәгендә Идел болгарлары тарафыннан зур җиңелүгә таралар (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

Чыңгыз хан тангутлар дәүләте башкаласын камау вакытында вафат була.

Чыңгыз хан оештырган Монгол империясе Евразия тарихы барышын үзгәртә.

Чыңгызыйлар Чыңгыз хан империясе таркалганнан соң барлыкка килгән барлык дәүләтләрдә идарәче нәсел булалар.

Әдәбият

Кычанов Е.И. Жизнь Темучжина, думавшего покорить мир. М., 1973.

Груссе Р. Чингисхан: Покоритель Вселенной. М., 2003.

Автор – И.Л.Измайлов