Эчтәлек

XIII йөздә яши.

1230 елларда Дунай венгрларының легендар ватаны — Бөек Венгрияне (Magna Hungaria) һәм аларның көнчыгыштагы кабиләдәшләрен — «мәҗүси венгрларны» эзләү максатында Көнчыгышка сәяхәт кыла. 1235 елның маенда Венгриядән чыгып китә, 1236 елның маенда Идел буе Болгар дәүләтенә килеп җитә, аны «бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык» дип атый. Юлын дәвам итеп, Әтил елгасы (фаразланганча, Агыйдел елгасы) тирәсендә Юлиан «телләре венгр теле булган», даирәләрендә венгрлар белән килеп чыгыш уртаклыгы турында риваятьләр сакланган кабиләдәшләрен эзләп таба. 1236 елның ахырында Юлиан туган иленә кайта.

Үз сәяхәте нәтиҗәләре хакында Венгрия короле Бела IV гә һәм Рим Папасы Григорий IX га бәян итә.

Юлианның Бөек Венгриягә икенче сәяхәте 1237–1238 елларда гамәлгә ашырыла. «Русьның иң кырый чикләренә» җитеп, Юлиан болгарлар, «мәҗүси венгрлар» һәм «бик күп патшалыкларның» монгол гаскәрләре тарафыннан яулануы турында белә. Монголлар хакында күпсанлы мәгълүматлар җыеп, Юлиан Венгриягә әйләнеп кайта.

Юлиан хәбәрләре XIII йөзнең 1 нче яртысында Көнчыгыш Европа тарихы буенча мөһим чыганаклардан исәпләнә.

Әдәбият      

Аннинский С.А. Известия венгерских миссионеров XIII–XIV вв. о татарах и Восточной Европе // Ист. архив. 1940. Т. 3.