- РУС
- ТАТ
? – 1616 елның 5 гыйнвары, Мәскәү.
Бикбулат ханның улы, Әхмәд хан оныгының улы. 1558 елда атасы белән бергәләп Нугай Урдасыннан патша Иван IV кә хезмәткә чыгып китә. 1560 еллар ахырында Касыйм ханлыгы тәхетенә утыртыла. 1571–1573 елда, Ливон сугышы вакытында (1558–1583) Орешек, Вейсенштейн (хәзер Пайде шәһәре), Колывань (хәзер Таллин) кальгалары янындагы яуларда катнаша, алдынгы һәм каравыл полклары җитәкчесе; башка воеводалар белән бергә Коловери шәһәре янындагы сугышта тар-мар ителә.
Патша таләбе белән чукына һәм Симеон исемен ала (1573). Чукынганнан соң бояр И.Ф.Мстиславскийның кызы Анастасиягә өйләнә. 1575 елда Иван IV Симеон Бикбулатовичны «Русьның бөек кенәзе» дип атап, вакытлыча үз урынына идарәче итеп калдыра. Тарихчылар бу вакыйганы патшаның башбаштаклыгы (Н.И.Костомаров, Д.И.Иловайский), земство башлыгын алмаштыру максаты белән оештырылган сәяси уен (С.М.Соловьёв, К.Н.Бестужев-Рюмин) һәм опричнинаның бер эпизоды һәм аның нәтиҗәләре (С.М.Середонин, С.Ф.Платонов, В.Б.Кобрин, Б.Н.Флоря) дип аңлаталар. Дәүләтнең чын идарәчесе – Иван IV була (мәсәлән, хакимиятнең кем кулында икәнлеген күрсәтер өчен, ул чит ил вәкилләрен кабул итә), ә Симеон Бикбулатович аның әмерләрен үти. 1576 елда Иван IV тәхетне «кире кайтара», Симеон Бикбулатович Торжок шәһәренә үз биләмәләренә җибәрелә.
1576–1585 елларда Симеон Бикбулатович – Тверьнең бөек кенәзе. Бөек кенәз сарае (Мәскәүдәге патша сараеның кечерәйтелгән күчермәсе), приказлар, боярлар һәм стольниклар, Тверьдә сарай, Кушалино авылында резиденция, 13,5 мең дисәтинә чәчү җирләре хуҗасы була. 1577–1582 елларда Ливония һәм Польшага каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Симеон Бикбулатовичның каенатасы, И.Ф.Мстиславский, Иван IV үлгәннән соң (1584) һәм тәхеткә Фёдор Иванович утырганнан соң, Борис Годунов белән көрәш нәтиҗәсендә титулы һәм утарларыннан мәхрүм ителә, үзе Кушалино авылына җибәрелә. Патша улы Дмитрий һәлак булып, патша Фёдор Иванович үлгәннән соң, Романов һәм Бельский җитәкчелегендәге бер төркем боярлар Симеон Бикбулатовичны тәхеткә утыртырга телиләр. 1598 елда Борис Годунов боярларны Симеон Бикбулатовичны яклаудан баш тарттырып ант иттерә. XVI–XVII йөзләр чигендә Годунов боерыгы белән Симеон Бикбулатович сукырайтыла; улы Иван җәзалап үтерелә.
Ялган Дмитрий I Мәскәү тәхетенә утыргач, Симеон Бикбулатович мәҗбүри рәвештә Кирилл-Белоозеро монастырена җибәрелә һәм Стефан исемендә монахлык кабул итә (1606). Ялган Дмитрий I тәхеттән төшерелгәч, патша Василий Шуйский боерыгы белән Соловки монастырена җибәрелә (1606). 1612 елда Кирилл-Белозеро монастырена кире кайтарыла. Тәхеткә Михаил Романов утыргач, Мәскәүгә кайта. Симон монастыренда җирләнә (кабере сакланмаган).
Полное собрание русских летописей. СПб., 1906. Т. 13; Горсей Дж. Записки о России, XVI – начало XVII в. М., 1990.
Проезжая по Московии: Россия XVI–XVII вв. глазами дипломатов. М., 1991.
Вельяминов-Зернов В.В. Исследования о Касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Ч. 2.
Лилеев Н.В. Симеон Бекбулатович, хан Касимовский, великий князь всея Руси, впоследствии великий князь Тверской. 1567–1616. Тверь, 1891.
Зимин А.А. Иван Грозный и Симеон Бекбулатович // Из истории Татарии. Казань, 1970.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.