Биографиясе

1515 ел тирәсе — 1564 елның 26 гыйнвары, Чашники шәһәре, хәзер Беларусь Республикасының Витебск өлкәсендә.

1545–1551 еллардагы Казанга Рус дәүләте яуларында катнаша; 1547 елда һәм 1550 елда алгы полкның 1 нче воеводасы.

А.Б.Горбатый-Шуйский белән бергә Зөя шәһәренә нигез сала, 1551–1553 елларда анда воевода булып тора.

1553–1557 елларда Казанның 1 нче воеводасы. Элекке Казан ханлыгы халкының кораллы күтәрелешен бастыру белән җитәкчелек итә (кара Казан җирләрендә азатлык сугышлары, 1552–1556).

Казан җирләрен архиерей йортына, монастырьларга, дворяннарга, йомышлы татарларга өләшүне оештыра (1557).

Ливон сугышында (1558–1583) катнаша; Полоцк шәһәренә яу белән барганда (1563) зур полкның 1 нче воеводасы.

1564 елның 26 гыйнварында Чашники янындагы сугышта поляклар яисә җирле крәстияннәр тарафыннан үтерелә.

Әдәбият                

Абрамович Г.В. Князья Шуйские и российский трон. Л., 1991.