XIV йөз ахыры — XV йөз башында яши.

Тәбризнең (Иран) шәһәр чите бистәсе Шамда туа. Багдадта яши.

Урта Азия хөкемдары Аксак Тимер шәһәрне басып алганнан соң, аңа хезмәткә керә. 1401/02 елларда Аксак Тимер Шәмигә үзенең патшалык итү тарихын язарга куша.

«Зафәрнамә»не («Җиңүләр тарихы», 1404) язганда, Шәми хөкүмәт канцеляриесе документларын, яуларда катнашкан кешеләрнең сөйләгәннәрен, башка чыганакларны файдалана.

Шәминең әсәрләрендә монгол дәүләтләре һәм Аксак Тимер хөкемдарлыгы дәвере тарихыннан мәгълүматлар бар, шулай ук Аксак Тимер дәүләте белән Алтын Урда арасындагы мөнәсәбәтләр тасвир ителә.

Әдәбият                

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. М.–Л., 1941. Т. 2.                         

Автор — И.Л.Измайлов