Биографиясе

? – 1256 г.

Батый ханның өлкән улы; тарихи хезмәтләрдә тәхет варисы буларак искә алына.

Бүленмәс Монгол империясе тарафдары.

Атасы вафатыннан соң Алтын Урда тәхетенә бөек каган Мөнке тарафыннан билгеләнә. Каракорымнан Идел буена кайтышлый юлда кинәт вафат була (Бәркә хан кешеләре тарафыннан агуланган дип фараз ителә); аның улы һәм варисы Улакчы да берничә ай идарә иткәннән соң үлеп китә. Новгород бөек кенәзе Александр Невский Сартак хан ярдәменә таяна (аны «туганым Сартак» дип атый).

Чыганаклар

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. СПб., 1884. Т. 1; М.–Л., 1941. Т. 2.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Мыськов Е.П. Политическая история Золотой Орды (1236–1313). Волгоград, 2003.

Автор – И.Л.Измайлов