Эчтәлек

? — 1683 елның 4 октябре, Мәскәү.

1654–1655 елларда полякларга каршы яу белән барган Зур полк есаулы.

1656 елда, икмәк төялгән олауларны хәрәкәттәге армиягә җибәргәндә саксызлык күрсәткәне өчен, дәрәҗәләреннән мәхрүм ителүгә, утарлары тартып алынуга һәм Себергә сөрелүгә хөкем ителә, әмма ярлыкана.

1670–1671 елларда Саранск шәһәрендә воевода. 1672 елда кырым татарларына каршы яуда 2 нче воевода.

1677–1679 елларда Казанда 1 нче воевода. Патша Фёдор Алексеевич реформалары нигезендә билгеләнгән идарә принципларын җиренә җиткереп үти; ришвәт һәм бүләкләр алмый, шул рәвешчә ул моңа кадәр күзәтелеп килгән эш башкару тәртипләренә каршы килә.

Плещеев идарә иткән вакытта Казан өязендә хуҗалык санын алу уздырыла һәм һәр хуҗалыкка салым түләү йөкләтелә.

1682–1683 тә Зур казна приказының баш судьясы.

Әдәбият

Русский биографический словарь. СПб., 1905.

Автор  — Е.В.Липаков