Гомер еллары: ? — февраль, 1579, Казан.

1556 елда шведларга каршы яуда Уң кул полкында 1 нче воевода, Орешек һәм Выборг тирәсендәге сугышларда катнаша. 1559–1560 елларда Зөя шәһәрендә 1 нче воевода.

1560 елда Дерпт шәһәренә яуда каравыл полкында 1 нче воевода.

1563 елдагы яуда Уң кул полкында 3 нче воевода, Полоцк шәһәрен алганда батырлык күрсәтә.

1564–1565 елларда Полоцк шәһәрендә 1 нче воевода.

1565–1568 елларда Старица удел кенәзлегендә бояр, кенәз Владимир Андреевичны күзәтү максатыннан, патша Иван IV тарафыннан билгеләнә.

1573 елда 1572–1573 еллардагы баш күтәрүне (Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә-чуалышлар) бастыру өчен Муромда оештырылган гаскәрдә 2 нче воевода.

1576–1579 елларда Казанда 1 нче воевода.

Автор — Е.В.Липаков