- РУС
- ТАТ
Олы Урда солтаны
? –1443 елларда яши.
Әстерхан (Хаҗитархан) идарәчесе булуы ихтимал, анда үз исеменнән акча суктыра (1430 еллар ахыры).
Гыясетдин улы.
1443 елда Әбелхәер хан тарафыннан далага куыла. Үзара даими сугышлар һәм корылык 1443 елның көзендә Мостафаны төньяк җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә. Рязань кенәзлегенең бер өлешен бөлдерә һәм Переяславль-Рязанскийда кышларга карар кыла. Василий III Мостафага каршы гаскәр җибәрә. Мостафа отрядлары Рязань янындагы Листань елгасы буенда камала һәм җиңелә, Мостафа сугышта һәлак була.
Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;
Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;
Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.
Автор — И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.