Эчтәлек

? — 1515  елдан  соң.

Әхмәд ханның өлкән улы. Атасы вафатыннан соң Олы Урда тәхетенә утыра, ханлыкның бердәмлеген торгыза.

Речь Посполита белән илчелекләр алмаша.

Кырым ханлыгы белән сугышлар алып бара, 1485 елда Миңлегәрәй ханга әсирлеккә эләгә. 1491–1494 елларда бертуганнары белән тәхет өчен көрәштә җиңелә һәм Төньяк Кавказга качып китә, анда ул Төмән олысында идарә итә.

Олы Урда Кырым ханлыгы тарафыннан җиңелгәч, Әхмәд ханның яңа ханлык оештыруга омтылыш ясаган варислары Төмән олысына качып китә (1515). Мортаза ханның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Некрасов А.М. Международные отношения и народы Западного Кавказа (последняя четверть XV — первая половина XVI в.). М., 1990;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов