Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1380 елдан соң.

Җүчи нәселеннән булуы ихтимал.

Суздаль кенәзе Борис Константинович гаскәрләре һәм Алтын Урда илчесе Әчи Хуҗа (Мамай әмир вәкиле) тарафыннан тәхеткә утыртыла. Хәсән әмир белән бергәләшеп идарә итә. Мамай сәясәтен яклый. Бу, үз чиратында, шул чорда Мамай Урдасы белән каршылыкта торган Мәскәү кенәзе Дмитрий Ивановичның (Донской) канәгатьсезлеген уята.

1376 елда Мәскәү гаскәре Болгарны камап ала һәм Мөхәммәд Солтан белән Хәсәнне Мәскәүгә буйсынулы булуларын танырга мәҗбүр итә.

Туктамыш хан идарә иткән чакта тәхеттән төшерелгән булуы ихтимал.

Әдәбият  

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000;

Исхаков Д.М.; Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. К., 2005.

Автор — И.Л.Измайлов