Гомер еллары: 1465–1523.

Миңлегәрәй ханның улы. Әтисе исән чакта калга дәрәҗәсенә ия һәм тәхетнең чын идарәчесе була.

Бөек Мәскәү кенәзлеге сәясәте яклы әтисеннән аермалы буларак, русларга каршы сәясәт алып бара, Мәскәүгә хәрби һәм сәяси яктан басым ясый, Речь Посполита белән хезмәттәшлек итә (1516, 1520).

Мөхәммәдгәрәй хан Кырым ханнары идарәчелегендә Алтын Урданың бөтенлеген торгызырга тырыша. 1521 елда Казан ханлыгы тәхетенә үзенең бертуганы Сәхибгәрәйне утыртырга ярдәм итә һәм аның белән бергә Кырым һәм Казаннан Мәскәүгә уңышлы яу оештыра.

Мөхәммәдгәрәй хан тарафыннан тышкы сәясәтне билгеләү Госманлылар дәүләте хөкүмәтенә ошамый, Мөхәммәдгәрәй ханга каршы фетнә оештырыла. Төньяк Кавказда һәм Дон буенда өстенлек алыр өчен Әстерхан ханлыгы белән бертуктаусыз сугыш алып бара.

1523 елның көзендә Әстерханны яулап ала, әмма бертуганнарының фетнәсе һәм нугайларның хыянәте Мөхәммәдгәрәй ханның һәм аның улы Баһадиргәрәйнең үлеменә китерә.

Автор — И.Л.Измайлов