Гомер еллары билгесез.

Болын ягында көрәш башлаган Мамышбирде турындагы беренче мәгълүматлар 1554 елга карый. Рус елъязмаларында Мамышбирде кул астындагы баш күтәрүчеләрнең Иделдәге судноларга һөҗүмнәре турында әйтелә.

1555 елда Мамышбирде Олы Нугай Урдасы идарәчесе Йосыф бәк улын, рус елъязмаларына «патша улы Ахполбей» дип кергән Гали Әкрамны аркадашы итеп, хан тәхетенә чакыра. Соңрак Ахполбейның рус гаскәрләренә каршы көрәшү урынына гади халыкны талау белән шөгыльләнүен күреп, аны юк итә.

1556 елның мартында баш күтәрүчеләрнең Мамышбирде җитәкчелегендәге 2 мең кешелек төркеме җирле халыкны яуга күтәрү максатыннан Тау ягына чыга. Чуашлар йөзбашы, рус хакимиятенә карата күндәм Алтыш, Мамышбирдене мәҗлескә дәшә. Мәҗлес вакытында марилар йөзбашының 200 көрәштәше үтерелә, аның үзен тотып Мәскәүгә озаталар.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият          

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Бахтин А.Г. XV — XVI века в истории Марийского края. Йошкар-Ола, 1998;

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI — XIX вв.). К., 1999.

Автор — И.Р.Вәлиуллин