Гомер еллары: ? – 1465 ел.

Шәйбанилар нәселеннән, Себер ханлыгын нигезләүче Хаҗимөхәммәд хан улы.

Атасы һәлак булып, Әбелхәер хан Урта Азиягә киткәннән соң, Мәхмүд җирле ыруглар фетнәсен җитәкли, аксөякләр тарафыннан хан итеп куела. Әбелхәер белән сугышта җиңелгәч, Әстерханга кача.

Соңрак Төмәнгә (Чыңгы Тора) әйләнеп кайта, анда үз исеменнән акча суктыра.

Җирле ыругларга таянып, Әбелхәергә каршы сугыш алып бара.

Чыганак

Сибирские летописи. СПб., 1907.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Ахмедов Б.А. Государство кочевых узбеков. М., 1965.

Нестеров А.Г. Монеты сибирских Шейбанидов // Восток-Запад: Диалог культур Евразии. Казань, 2001. Вып. 2.

Исхаков Д.М. Введение в историю Сибирского ханства. Казань, 2006.

Автор – И.Л.Измайлов