- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? — 1398 елдан соң.
Ырыс хан улы.
Әтисе үлгәннән соң Туктамыш хан сараенда яши. Туктамыш яныннан Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер тарафына качып китә. Туктамыш белән Аксак Тимер ягында торып сугыша, аның 1395 елда Алтын Урдага яу белән килүендә катнаша. Аксак Тимер ярдәмендә Алтын Урдада тәхеткә утыра. Аның идарәсе озакка сузылмый. Исеме сугылган акчалар очрамый. Әмир Идегәй тарафыннан бәреп төшерелә.
Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. М.–Л., 1941. Ч. 2;
Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;
Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.
Автор — И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.