Эчтәлек

?-1362.

Чыганакларга караганда, Җанибәк хан улы дигән ялган исем белән йөри. Сарай аксөякләре, Күк Урда ханнарына каршы килеп, Килдебәк ханның тәхеткә булган шикле дәгъвасын яклыйлар. Фетнә ярдәмендә һәм Урда Мәлик ханны үтереп, тәхеткә утыра. Сарай әл-Җәдид, Азак, Мухша шәһәрләрендә (1361) акча суктыра. Кырымда һәм Алтын Урданың көнбатыш өлешендә ныгып алган әмир Мамай белән сугыша. Үз олысында террор режимы урнаштыра, көндәшләрен юк итә, шуның белән сарай аксөякләренең ризасызлыгын тудыра. Мөрид хан тарафыннан тәхеттән төшерелә, Азакка кача. 1362 елның җәендә Мөрид Килдебәк ханга каршы яуга китә. Сугышта Килдебәк хан үтерелә, аның гаскәрләре тар-мар ителә.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Автор — И.Л.Измайлов