Эчтәлек

Гомер еллары: 1182–1252.

Германиядә, Польшада дини эшчәнлек алып бара, Богемия, Венгрия, Даниядә монастырьлар ачуда катнаша.

1245 елда Рим папасы Иннокентий IV аны Монголиягә бөек каган янына монголлар турында мәгълүматлар җыярга җибәрә. Ул анда көньяк рус кенәзлекләре, Идел буе далалары, Харәзем, Җидесу аша бара. Карпини Алтын Урдада Бату хан ставкасында, Монгол империясе башкаласы Каракорымда була. Анда бөек каган Үгәдәй улы Гөекне тәхеткә утырту тантанасында катнаша (1246). Үзенең сәяхәте турында «Libellus historicus» дигән хезмәтендә язып калдыра. Анда, Монгол империясе турында кыйммәтле мәгълүматлардан тыш, аларның кием-салымы, тораклары, ризыклары, диннәре, гореф-гадәтләре, йолаларының антропологик һәм этнографик тасвирламалары бирелгән.

Әдәбият

Собрание путешествий к татарам. СПб., 1825;

Древняя Казань глазами историков и современников. К., 1996.