Эчтәлек

Үзәге Иртеш елгасы буенда урнашкан шәһәрчекле (Кашлык шәһәре янындагы Карачын кала) олыс идарәчесе, Күчем ханның киңәшчесе һәм яубашы була.

1582–1585 елларда казаклар атаманы Ермакка каршы көрәш алып барган җитәкчеләрнең берсе. 1584 елда Кашлыкны камый, җиңелә. 1585 елда Күчем хан белән бергәләп Ермакка каршы сугышу турында килешү төзи. Әмма аларның гаскәрләре Бигеш шәһәрчеге янында тар-мар ителә. Ермакның үлеменнән соң Күчем хан Кашлыкны ала һәм дәүләт белән үзәкләштерелгән идарә итү системасын торгызырга омтыла. Карачыбәк фетнә күтәрә, Күчем ханны Кашлыктан куа (1586) һәм хан тәхетенә Сәедне утырта. Фаразлар буенча, Д.Чулков һәм М.Мещеряк җитәкчелегендәге рус отрядлары белән бәрелештә һәлак була.

Тарихчылар (мәсәлән, М.Г.Госманов) Карачыбәкне Кадыйргали бәк белән тиңлиләр.

Әдәбият

Миллер Г.Ф. История Сибири. М.–Л., 1937. Т. 1;

Усманов М.Г. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972;

Скрынников Р.Г. Сибирская экспедиция Ермака. Новосиб., 1982.

Автор — И.Л.Измайлов