Истәми каганның улы.

Урта Азияне, Харәземне яулауда (566), эфталитлар белән сугышларда, Көнчыгыш Европага яу чабуда (568–571) катнаша. 567 елда Төрки каганлыкның үзәге Җидесуда урнашкан көнбатыш өлешенең идарәчесе (тардуш хан) була. Кытай (582) һәм Иран (589) белән Бөек ефәк юлын үз кон­троленә алу өчен сугыша. Кытай гаскәрләре белән сугышта (604) һәлак булганнан соң, каганлык 2 өлешкә — Көнчыгыш һәм Көнбатыш каганлыкларга бүленә.

Әдәбият

Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М., 1967.

Автор — И.Л.Измайлов