Гомер еллары: ? – 1563.

Тәхеткә абыйсы Йосыф бәкне бәреп төшереп утыра.

1555 елда үзара сугышта Йосыфның улларын җиңә, Хаҗитархан ханы Дәрвиш Галине куып җибәрә.

Рус дәүләте белән хезмәттәшлек итү тарафдары. 1557 елда Иван IV белән дуслык килешүе төзи.

1558 елгы ачлыктан һәм үләт авыруы таралганнан соң, Исмәгыйль бәкнең хакимияте йомшый, олысларның кайберләре Кырым ханлыгына буйсынуга күчә.

Автор — И.Л.Измайлов