Эчтәлек

XIV йөздә яши.

Болгар идарәчесе, Алтын Урда әмире Булат Тимер рус җирләренә уңышсыз рәвештә яу чапканнан һәм Түбән Идел буйларына качканнан соң (1367), Хәсән Болгарда хакимиятне үз кулына ала.

1370 елда ул әмир Мамайның вассалы була, вәкиле Мөхәммәд Солтанны кабул итә; аның белән бергә хакимлек итә.

1376 елда Мәскәү бөек кенәзе Дмитрий Иванович (Донской) Болгарга яу белән баруы нәтиҗәсендә Хәсән һәм Мөхәммәд Солтан Мәскәүдән бәйлелекне танырга мәҗбүр булалар.

1380 тирәсендә Мамай Болгар өстеннән хакимиятне үз кулына кайтара һәм, ихтимал, Хәсәнне үтертә.

Кайбер фаразларга караганда (В.Л. Егоров), 1370 елларда Мөхәммәд Солтан Хәсәнгә җир бүлеп бирә һәм ул анда Казан шәһәренә нигез сала.

Әдәбият

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984; 

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Автор — И.Л. Измайлов