Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1430.

Җүчи хан нәселеннән.

Күк Урданың уң канатының Себер олысы идарәчесе.

Алтын Урдада хакимият өчен үзара көрәш барышында Идегәйне яклый, 1419–1420 елларда Кадыйрбирде ханга каршы сугыша. Идегәй үлеменнән соң аның улы Мансур ярдәмендә дәүләткә нигез сала (1420).

1420 елларда үз хакимиятен ныгытып, Баракъ ханга каршы тора; Җумадык ханны тар-мар итә.

1429–1430 елларда Себер аксөякләре Әбелхәерне яңа хан дип игълан итә. 1430 елда аның гаскәрләре Хаҗимөхәммәд бәк көчләрен җиңәләр, ул кулга алына һәм җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов