Эчтәлек

Биографиясе

? – 1559 ел, Мәскәү.

Әнисе ягыннан Иван IV нең агасы.

1543–1547 елларда абыйсы Юрий белән бергә чынлыкта Иван IV хөкүмәтен җитәкли.

Мәскәүдә 1547 елдагы күтәрелеш нәтиҗәсендә әнисе һәм абыйсы үлгәч, М.В.Глинскийның йогынтысы бик тиз кими.

1552 елда Казанга яу белән барганда төньяк-көнчыгыш тарафтан Кама буйлап төшүче гаскәрләр белән идарә итә, Казанны алуда катнаша, шәһәрдән Казансу аръягына бәреп чыккан отрядны эзәрлекләүне җитәкли.

1553–1555 елда Казанда 1 нче (баш) воевода.

1553 елдан кенәз И.Мстиславский белән бергә Болын ягындагы күтәрелешне бастыруга җитәкчелек итә; чынлыкта Казан сугышында (1552–1556 еллар) гаскәрләр башында тора.

Җирле аксөякләрне күпләп юк итүне, төп халыкны Казаннан кууны оештыра.

1556 елда Ливониягә яу вакытында зур полкның 1 нче воеводасы, 1556–1557 елда Новгородта наместник.

Автор – Е.В.Липаков