- РУС
- ТАТ
Русларда китап басу эшен башлап җибәрүче, нәшир, уйлап табучы
Якынча 1510 ел – 1583 елның 5 декабре, Львов шәһәре.
1550 елларда Мәскәүдә аноним типографиядә эшли. 1563 елда Иван IV боерыгы буенча Мәскәүдә Матбугат йорты төзелә.
1563 елның 19 апреле – 1564 елның 1 мартында Петр Мстиславец белән берлектә төгәл даталанган беренче рус басма китабы “Апостол”ны бастыра. 1565 елда “Часослов”ны нәшер итә.
Руханилар һөҗүме аркасында Бөек Литва кенәзлегенә китә. Заблудовода (Гетман Ходкевичның утары), Львовта, Острогта эшли.
Төп басмалары: “Учительное Евангелие” (1568), “Псалтырь с Часословцем” (1570), “Апостол”ның икенче басмасы (1574), “Острожская Библия” (1581) – чиркәү славян телендә язылган беренче тулы Библия.
Күпьяклы белемле була: пушкалар коя, күп көпшәле мортир ясый. 1583 елда Венада император Рудольф II сараенда уйлап табуын күрсәтә.
Иван Федоров – рус китап басу һәм мәгърифәтчелек символларының берсе.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.