Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1681, Касыйм шәһәре.

Акмөхәммәд сәетнең кызы.

Ире Арслан хан вафатыннан соң (1627), Фатыйма Солтан һәм Акмөхәммәд сәет балигъ булмаган Сәед Борһан өстеннән идарәче булалар.

Фатыйма Солтан улын рус патшасы кызына өйләндерү, чукындыру омтылышларына каршы була, мөселманнарның мөлкәти һәм дини хокукларын якларга тырыша. Олы яшьтә тәхеткә утыра, Сәед Борһанга алмашка килә.

Аз гына идарә итә. Фатыйма Солтан вафатыннан соң Касыйм ханлыгы яшәүдән туктый.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1866. Ч. 3; 

Учок Б. Женщины-правительницы в мусульманских государствах. М., 1982.

Автор — И.Л.Измайлов