Шәҗәрә башында кыпчак бәге Бехан (Бәдши) тора. Бехан улы Мәскәү бөек кенәзенең 1539 елгы ярлыгында телгә алына. Җир биләмәләре хәзерге Мордва Республикасында булган.

Бу нәсел вәкилләренең берсе 1767 елда император Екатерина II нең Идел буйлап сәяхәтендә була. Й.Енгалычев 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында катнаша.

XIX йөздә Енгалычевлар – Оренбург губернасында вак түрәләр.

Автор – С.Х.Алишев