Биографиясе

1569–1633 еллар.

Терекка юнәлдерелгән яуларда (1594, 1604–1605 еллар), Ялган Дмитрий I не бәреп төшерүдә, Василий Шуйскийның Ялган Дмитрий II гә каршы көрәшендә, К.М.Минин һәм Д.М.Пожарский җитәкчелегендәге 2 нче земство ополчениесендә катнаша.

1615–1617 елларда Казанда беренче воевода, Казан һәм Зөя өязләрендәге йомышлы һәм ясаклы татарлар кузгалышын бастыру белән җитәкчелек итә ( Җангали хәрәкәте).

1624 елдан Патриархия идарәсе судьясы, 1628 елда Вологда шәһәре воеводасы.

В.Т.Долгорукийның кызы Наталья 1624 елда патша Михаил Фёдоровичка кияүгә чыга.

Әдәбият

Долгоруков П.В. Сказания о роде князей Долгоруковых. СПб., 1842.

Е.В.Липаков