Эчтәлек

Чыгышлары белән Алтын Урдадан. Риваять буенча, нәселгә Кракчей (Каракоч) бәк башлангыч бирә.

Дәүләткилдиевләр бәкләр Бибарсовлар һәм Макуловлар белән кардәш булалар. Рус хезмәтенә XVI йөздә күчәләр. Патша Иван IV вакытында бәк Дәүләткилде Аганин  «Чепчер мордвалары өстеннән кенәзлек итү һәм алардан ясак җыю» хокукы белән, 1563 елда Темников өязе Урей елгасы янындагы җир биләмәләре белән бүләкләнә. Башка биләмәләре Алатырь елгасы буенда урнаша. 1629 елда Темников морзалары арасында крепостной крәстияннәре булган Мәмдәләй Байбарс улы Дәүләткилдиев һәм Кулбарс Дәүләткилдиев искә алына.  Патша Михаил Фёдоровичның 1638 елның 23 феврале грамотасында Байбарс Дәүләткилдиев балалары кенәзләр буларак аталалар.

1642 елда Кулбарс Дәүләткилдиевнең балалары – Арслан һәм Сөнбай телгә алына. 1678 елда Дәүләткилдиевләр нәселеннән булган Алмакай Биги улы, Избулат Булаев (Булай улы) һәм Емай Дәүләсупов (Дәүлийосыф улы) Төркиягә каршы Чигирин явында катнаша. Алпавытлар сыйфатында Дәүләткилдиевләрнең Темников һәм Саранск өязләрендә җирләре була.

1699 елда Дәүләткилдиевләр нәселеннән Йосыф, Ибраһим, Абдул һәм Макей (Мокай) Бигиевләр, Аюкай Котлымәмәтов, Үтәмеш Акмәмәтов, Илүк, Биги һәм Рәҗәп Смоляновлар, шулай ук бәк кызлары Уразсолтан, Моратбикә һәм Рахманбикә Будалиевалар нәселдән килгән утарлар билиләр.

1713 елда бәкләр Аделша Мәмәтов, Исмәгыйль, Ибраһим һәм Абдулла Бигиевләрнең, Мостай Ибраһимовның, Ислан Уразовның, Үтәмеш Дәүләткилдиевнең Чембар, Пәлдәңге (Пенза өязе), Айкәй, Никольский, Тепловка, Мәлки (Саранск өязе) авылларында 21 крепостной крәстиян хуҗалыгы була.

1719 елда Дәүләткилдиевләр Карги Адай, Түбән Пешләй (Кадом өязе), Тархан (Шацк өязе) авылларында яшиләр.

Россия империясе Сенатының 1852 елның 15 апреле, 15 июле һәм 21 октябре, 1854 елның 2 декабре, 1855 елның 26 мае, 1863 елның 22 гыйнвары һәм 1878 елның 25 сентябре билгеләмәләре буенча Дәүләткилдиевләр нәселе вәкилләре (7 православие һәм 2 мөселман гаиләсе) татар кенәзләре дәрәҗәсендә раслана.

Дәүләткилдиевләр нәселе Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Рязань, Тамбов һәм Тверь губерналарының 5 нче, 6 нчы дворян нәселләре китабына кертелә. XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында Дәүләткилдиевләр фамилиясе Ләмбрә йомышлы татарлары арасында да теркәлә.  Моннан тыш, XIX йөздә Дәүләткилдиевләр Касыйм морзалары арасында телгә алына (Касыйм өязенең Коверский авылында яшиләр). XVIII йөз ахырында йомышлы морза Аликәй Измайлов гаиләсе Уфа өязенең Юмран авылына күченә. Аның туганы кенәз Мортаза Измайлов, Пугачёв күтәрелешен бастыруда катнашканы өчен җан башыннан түләнә торган салымнан азат ителә, алтын медаль һәм кылыч белән бүләкләнә. Дәүләткилдиевләр Оренбург чиновниклары арасында да искә алына. XIX йөзнең 2 нче яртысында Марьино авылында (Уфа губернасы Уфа өязе) кенәз Аделгәрәй Дәүләткилдиевнең 415 дисәтинә җире, 15 хезмәтчесе һәм 63 крепостной крәстияне була.

XIX йөздә Дәүләткилдиевләр шулай ук Крутояр һәм Адай (Краснослободск өязе) һәм Мачали (Пенза губернасы Керенск өязе) авылларында яшиләр.

Әдәбият

Савелов Л.М. Родословные записи. Опыт родословного словаря русского древнего дворянства. М., 1909. Ч. 3;

Исхаков Д.М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона. К., 1993;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3.               

Автор – И.Р.Габдуллин