Эчтәлек

1398 ел тирәсе – 1419 ел.

Шадибәк ханның улы.

Әмир Идегәй ярдәмендә Җаббарбирде ханны бәреп төшерә (1414 ел) һәм Алтын Урда тәхетенә утыра.

Дәрвиш хан заманында хакимият, асылда, Идегәй кулында була.

1416 елда көньяк рус җирләренә яу чаба, Киевны яндыра.

1419 елда Урдага бәреп кергән Туктамыш улы Кадыйрбирдегә каршы сугыш башлый, шунда һәлак була.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды. М., 1975.

Автор –И.Л.Измайлов