Биографиясе

Гомер еллары: ? – 552 ел.

«Төрки» атамасын йөрткән берничә кабиләне берләштерә. 545 елда, Көнбатыш Вей дәүләте идарәчесе Вэнь-ди ярдәменә таянып, үзе буйсынган төрки жуаньжуаньнар (аварлар) ханы Анахуаньга каршы сугыш башлый. Анахуань кул астындагы телес кабиләләре дә баш күтәрә һәм 550 елда Бумын каганга буйсына.

551 елда Бумын каган Авар каганлыгына каршы чыга һәм каганлык гаскәрен җиңә.

552 елда Төрки каганлыкны нигезли һәм үзен каган дип игълан итә.

Чыганаклар

Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. М.–Л., 1950.

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л., 1951.

Әдәбият

Кляшторный С.Г. Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии. М., 1964.

Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М.,1993.

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные цивилизации Евразии. СПб.,1997.

Автор – И.Л.Измайлов