Гомер еллары: ? – 1576 елдан соң.

Борынгы дворяннар нәселеннән. 1564–1568 елларда Д.А.Кикин белән бергә Зөя, Казан шәһәрләре һәм бистәләренең тасвирламасын төзи, Казан, Зөя өязләрендә җир-биләмә бүленешләрен үлчәп, алар турында мәгълүмат туплый. 1554–1555, 1573–1574 елларда Казан төбәгендә җирле халыкның баш күтәрүен бастыруда катнаша.