Эчтәлек

Нәсел башында Алтын Урдадан чыккан Котлыбаш (Котлыбуга) морза тора. Ул XIV йөздә рус кенәзлегендә хезмәт итә башлый. Аның улы Михаил «Болт» кушаматын йөрткән, шуннан фамилия ясалган дип фараз ителә (беренче булып Болтин фамилиясендә аның улы Матвей теркәлгән). Матвей улы Семён 1490 елда Костромада воевода. Котлыбаш морзаның бер оныгы – Григорий Иванович бөек кенәз Иван III сараенда хезмәт итә, 1473 елда Әхмәд хан сараена илче итеп җибәрелә. Шул нәселдән Андрей-Алай Болтин Казанга яу белән килгәндә 1548 елда һәлак була. Илче оныгы Михаил Андреевич Иван IV заманында Зөядә һәм Тәтештә воевода (1575–1579), аннары Даниядә илчелек башлыгы.

Икенче буын вәкиле Афанасий Васильевич Болтин 1587–1588 елларда Зөя өязе, Иван Болтин 1602–1603 елларда Казан өязе һәм Пётр Болтин 1619 елда Җөри даругасы җир-биләмәләре тасвирламасын эшлиләр. Будай (Будан) Болтин Ливон сугышында (1558–1583) катнаша. Баим Болтинның бертуганы Аверкий Фёдорович 1644 елда Саратовта, 1652–1656 елларда Томскида воевода. Екатерина II заманында Иван Никитич Болтин (1735 елда Казанда туган) генерал-майор, хәрби коллегия прокуроры була. Тарихчы буларак та абруй казана, патшабикәнең тарихи хезмәтен аңлатмалар өстәп нәшер итүдә катнаша (1792), Ле Клеркның Россия тарихына багышланган хезмәтенә карата җитди шәрехнамә яза (1788). Казан төбәгендә башка Болтиннарның да җирләре, крепостной крәстияннәре булган: XVII йөз башына кадәр Степан Болтин Фёдоровский авылына хуҗа; Яков Болтин утары 1637/1638 елларда Яңасала, Андрей Болтин утары 1645 елда Чардак авылларында теркәлгән. Морза оныгы Матвей Михайловичтан соңгы бер нәсел тармагы Иван III заманыннан башлап Хрущ фамилиясе белән таныла.

Шулай ук кара: Болтин Б.Ф.

Чыганак

История родов русского дворянства. СПб., 1886. Т. 2.

Автор – Д.Г.Мостафина