Биографиясе

1580 еллар, Арзамас шәһәре – 1654 елдан соң, Мәскәү.

Руслашкан татар дворяннары нәселеннән.

Арзамас шәһәрендә хезмәт итә. «Болгавыр заман»да Урта Идел буендагы сугыш хәрәкәтендә һәм Әстерханда казаклар атаманы И.М. Заруцкийга каршы яуда катнаша. 1614–1615 елларда Казанда стрелецлар башлыгы, Җангали хәрәкәтен (1615–1616) бастыруда катнаша. 1627–1631 елларда Олы Сарай приказы дьягы. Аннары Себер шәһәрләре (Тубыл һ.б.) воеводасы була. 1641 елдан патша конюшнялары идарәчесе («ясельничий»), 1652 елдан стольник (патша сараенда хезмәт итүче).

Эре җир биләүче: Ярославль, Ростов һәм Арзамас өязләрендә утарлары була.

Иҗаты

«Столяр» (яки Карамзин) хронографы – истәлекләр рәвешендәге елъязмалар һ.б. язма тупланмалар авторы. Хронограф «Болгавыр заман» тарихына, 1606–1611, 1615–1616 елларда Идел буе җирле халыкларының баш күтәрүләренә караган кыйммәтле чыганак булып тора. Аны Н.М.Карамзин Мәскәүдә билгесез балта остасыннан (столярдан) сатып ала һәм фән дөньясына кертә, шунлыктан хронограф аның исеме белән аталган.

Әдәбият

Платонов С.Ф. Столяров хронограф и его автор // Сборник статей, посвящённых В.О.Ключевскому. М., 1909.

Автор – Е.В.Липаков