Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1388.

Исеме Керемшай һәм Гөлстан әл-Җәдидтә сугылган акчалардан мәгълүм (аларда Бирдебәк үзен «Гадел солтан» дип белдерә). Чулман елгасыннан төньяктарак урнашкан болгар җирләрендә идарә иткән. Чулманның сул ярындагы җирләр һәм Идел буйлары Туктамыш ханга буйсынган, ә Бирдебәк аңа каршы торучылар сафында булган дип фараз ителә.

XIV йөз рус елъязмаларында да Бирдебәккә караган мәгълүматлар очрый.

Әдәбият

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV веков. М., 1983.

Автор – Ә.Г.Мөхәммәдиев