Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1367 ел тирәсе.

Җүчи нәселеннән; Шәйбан нәселеннән булган Төмән Тимер улы дип фаразлана.

Күк Урда ханы Чимтай ярдәмендә Булат Хаҗины төшереп, Алтын Урда тәхетенә утыра. Үзәк хакимиятне ныгыту сәясәтен үткәрә, дәүләтнең көнбатыш олысы ханы Абдуллаһ (аны тәхеткә Мамай утырта) белән көрәшә.

Сарай әл-Җәдид аксөякләре Газиз Шәех ханны өнәп бетермиләр. Аксөякләр фетнәсе вакытында үтерелә.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Куликовская битва. М., 1980.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.