Биографиясе

Гомер еллары: 1412 ел тирәсе – 1469 ел, Сыгнак шәһәре.

Җүчи нәселеннән, Дәүләтшәех угланның улы.

1420 елларда Күк Урданың уң канаты идарәчесе итеп сайлана, Себер ханлыгын нигезләүче Хаҗимөхәммәд ханга буйсына. Баракъ хан вафатыннан соң (1428/29), Шәйбан хан нәселеннән булган Җумадык белән бергәләп, Күк Урданың сул канатын үзенә буйсындырырга ниятләп, Хаҗимөхәммәд ханга каршы сугыш башлый. Җатар – Җалкын тирәләрендәге бәрелештә җиңелә.

1430 елда Хаҗимөхәммәд үз көчләре белән Арал тарафына киткәч, кыпчак-нугай морзалары баш күтәрә, ханлык башкаласы Чимга Тураны яулап ала, Әбелхәерне хан дип, мангыт (нугай) морзасы Ваккасны бәкләр бәге дип игълан итәләр. Шул ук елда Әбелхәер хан Хаҗимөхәммәд көчләрен җиңүгә ирешә, ханны әсир итә һәм үтертә.

Тиздән Хаҗимөхәммәд уллары Әхмәд белән Мәхмүд, көч туплап, Әбелхәер ханны Себер ханлыгыннан куалар. Әбелхәер хан 1431 елда Харәземгә басып керә, хәзерге Казахстанның төньягындагы һәм үзәк өлешендәге ыруг-кабиләләрне бергә туплап, Күк Урдага буйсынмаган күчмә үзбәкләр дәүләтен нигезли.

1440–1443 елларда Хаҗитархан идарәчесе Мостафага каршы сугыша, аны тәхетеннән кууга ирешә. Күк Урданың сул канатында өстенлеккә ирешү өчен Аксак Тимер варислары белән көрәшә, 1446 елда Түбән Сырдәрья буендагы Җәнд, Сәүрән, Сыгнак шәһәрләрен яулап ала. Сыгнакны күчмә үзбәкләр дәүләте башкаласы итә.

1450 елларда үз хакимиятен ныгыту нияте белән Ваккасны үтертә. Мангыт-нугайлар һ.б. аксөякләр моңа канәгатьсезлек белдерәләр. Әбелхәер хан дәүләтенең авыр хәлдә калуын белгән ойратлар (калмыклар) гаскәре Үз-Тимер тайша җитәкчелегендә 1454 елда илгә басып керә, Сыгнак янәшәсендәге Күк Кушанах авылы тирәсендәге зур бәрелештә хан көчләрен җиңүгә ирешә. Дәүләтне көчсезләндергән солых килешүе төзелә. Гәрәй җитәкчелегендә мангытлар гаскәре һәм Җанибәк җитәкчелегендә казакъ урдалары аерылып чыга.

1468 елда Әбелхәер хан, көч туплап, Магулстанга яуга чыга, юлда вафат була. Сыгнакта җирләнә. Әбелхәер ханга буйсынган урдалар шуннан соң Арал диңгезенең көнчыгыш тарафында күчмә тормыш алып баралар, вакыт-вакыт Урта Азия өлкәләренә һөҗүм иткәлиләр.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Бартольд В.В. Абулхайр-хан // Сочинения. М., 1964. Т.2.

Авторы – И.Л.Измайлов