Эчтәлек

Оренбург Мөхәммәди дини канун Җыены оештырылганчыга кадәр, татарларда мөхтәсибнең дини иерархиядәге урыны ахуннан кала икенче булган, ләкин соңыннан, мөфтиятләр төзелгәч, ахун һәм мөхтәсиб вазифалары мөфти, казый һ.б. кулына тапшырылган, әмма бу үзгәрешләр хокукый ныгытылмаган, мөхтәсибнең статусы аныкланмыйча калган. Шуңа карамастан, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә шәригать кануннарының саклануын контрольдә тоту буенча түбәнрәк дәрәҗәдәге дин әһелләренә караганда мөхтәсибкә киңрәк вәкаләтләр бирелгән.

1992 елда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте төзелгәч, мөхтәсибләр институты яңадан торгызыла. ТРның барлык районнарында имам-мөхтәсиб җитәкчелегендәге мөхтәсибәтләр оештырыла. 1998 елдан республиканың баш мөхтәсибе дә сайлана башлый.

Шулай ук кара Мөселман руханилары.

Әдәбият  

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 2006. Т. 1.