X–XVI йөзләр чыганакларында Ука буе халкы буларак күрсәтелә. Чыгышлары мерәләргә бәйле дип фаразлана. Мерәләрнең бер өлеше шулай ук балт кабиләләренең этномәдәни йогынтысын кичерә. Бердәм кабилә булмаулары ихтимал.

Төп шөгыльләре — ышна ачып иген игү, терлекчелек, сунарчылык. XI йөздән Мещера төбәгенә славян халыклары үтеп керә һәм җирле халык ассимиляциягә дучар ителә. XII–XIII йөзләрдә, русларның колонияләштерүе һәм христианлаштыруның массачыл төс алуы нәтиҗәсендә, бу процесс аеруча тиз бара.

XIV–XVI йөзләрдә Мещера төбәгенә Мухша олысыннан чыккан татарлар күчеп утыра. 2 нче меңьеллык уртасыннан башлап, мещера чыганакларда аерым халык буларак телгә алынмый. «Мещера» этнонимы Югары Идел буе топонимикасында сакланып калган.

XV йөздән рус рәсми чыганакларында Мещера (Мещера төбәге) административ-территориаль төшенчә буларак кулланыла. XV–XVII йөзләрдә чыгышлары белән шушы төбәктән булган йомышлы татарларга кагылышлы атамалар әлеге термин белән бәйле: «йомышлы Мещера татарлары», «мещеряклар», шулай ук йомышлы татар бәкләре — Мещерскийлар фамилиясе.

Мещераның берничә археологик истәлеге — башлыча XI–XIII йөзләргә караган гадәти һәм курганлы каберлекләре билгеле. XI–XII йөзләргә нисбәтле гадәти каберләрдә мәетләр чокылган агачка яки табутка (кабык табут та очрый) салып, көнбатышка каратып җирләнгән. Курганлы каберлекләр, башлыча, XII–XIII йөзләргә карый. Мещера төркемен хасил иткән халыкларның хатын-кызларына яссы, айсыман алкалар, нечкә металл чыбыклардан үрелгән балдаклар, төрле чылтыравыклар кушып ясалган чәч асмалары хас булган.

Әдәбият          

Финно-угры и балты в эпоху средневековья. М., 1987;

Рябинин Е.А. Финно-угорские племена в составе Древней Руси. СПб., 1997;

шул ук. Мещера // Финно-угры Поволжья и Приуралья в средние века. Ижевск, 1999.

Автор — И.Л.Измайлов